«Киләчәк» яшьләр үзәгендә «Пушкин картасы» федераль программасы кысаларында «Мин килермен» («Я приду») нәфис фильмы күрсәтелде.
Әлеге чара яшьләрнең буш вакытын файдалы һәм кызыклы итеп оештыру, шулай ук заманча кинематограф аша мөһим рухи-әхлакый кыйммәтләр тәрбияләү максатыннан үткәрелде. Яшь тамашачылар фильмны зур кызыксыну белән карады. Картинаның тирән эчтәлеге, тормышчан вакыйгалары һәм геройларның кичерешләре беркемне дә битараф калдырмады. «Пушкин картасы» программасы ярдәмендә яшьләр өчен мәдәни чараларга, кинотеатрларга һәм күргәзмәләргә йөрү тагын да уңайлырак һәм кулайрак була бара.
Нет комментариев