Казанда  Диләрә Тумашевага мемориаль такта куячаклар
В республике

Казанда Диләрә Тумашевага мемориаль такта куячаклар

Казанда Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең хакыйкый әгъзасы, филология фәннәре докторы, профессор Диләрә Тумашевага мемориаль такта куелачак. Тиешле карарны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты имзалады.

Такта Кремль урамы, 2а/4 йорт адресы буенча урнашкан бинаның фасадында күренәчәк.

Рус һәм татар телләрендәге текстта 1972-2006 елларда бу йортта күренекле тел белгече-тюрколог, РФ һәм ТР атказанган фән эшлеклесе, Ленин ордены кавалеры, фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясе лауреаты, ТР Фәннәр Академиясенең хакыйкый әгъзасы, филология фәннәре докторы, профессор Диләрә Гариф кызы Тумашева яшәве турында әйтелә.


Нет комментариев