Татарстанда халыкны ташламалы дарулар белән тәэмин итүгә өстәмә рәвештә 529 млн сум акча юнәлдерелде. Карар республика Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышында каралды.
Татарстан ТММХ директоры Алсу Мифтахова аңлатканча, өстәмә акчалар республика бюджетыннан төбәк ташламалары кысаларында экономияләү хисабына бүлеп бирелгән.
2027 елда Татарстанда онкология ярдәмен финанслауны 160 млн сумга, ягъни агымдагы ел белән чагыштырганда 13% ка арттырырга планлаштыралар. Моннан тыш, уртак сатып алуларда экономия ясау нәтиҗәсендә республика өстәмә рәвештә 60 млн сумнан артык медицина җиһазлары сатып ала алды.
Нет комментариев