Ракета гаскәрләре һәм артиллерия көне уңаеннан очрашу булачак
Район яңалыклары

Ракета гаскәрләре һәм артиллерия көне уңаеннан очрашу булачак

Хөрмәтле райондашлар! Иртәгә, 19 ноябрь көнне, сәгать 13.00 дә Теләченең Хәрби Дан аллеясында Ракета гаскәрләре һәм артиллерия көненә багышланган чара узачак.

Бу көн – Ватан сагында торган, илебез иминлеген саклаган батыр якташларыбызга хөрмәт һәм рәхмәт белдерү көне. Әлеге истәлекле чарада бергәләп катнашып, хәрби хезмәт ветераннарына, бүгенге көндә Ватан сагында торучыларга ихтирамыбызны белдерик!


Нет комментариев