Ноябрь башында Казанда Туфан Миңнуллин урамындагы җәмәгать туклануы биналарының берсендә полиция хезмәткәрләре анда законсыз эшләгән 8 чит ил кешесен тапкан.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, легаль булмаган мигрантларга законсыз хезмәт эшчәнлеге өчен дә, шулай ук Россия Федерациясенә керү һәм килү кагыйдәләрен бозган өчен дә 12 беркетмә төзелгән. Аларның бишесе депортацияләнәчәк.
Шулай ук эш бирүче чит ил кешеләрен эшкә алу турында миграция хезмәтенә хәбәр итмәгән. Законсыз эшкә урнашкан һәр мигрант өчен аңа 800 мең сумга кадәр штраф яный.
Нет комментариев