Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Күләмле чара

23 марттан 5 апрельгә кадәр республикабызда, шул исәптән районда, балалар арасында юл-транспорт һәлакәтләрендә имгәнүләрен профилактикалауга юнәлдерелгән “Язгы каникуллар” дип исемләнгән киң масштаблы чара бара.

2022 елның ике аенда республика юлларында балалар белән бәйле 41 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда ике бала һәлак булган, 42 бала төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәте алган. Бәлага күбрәк җәяүле балалар тарыган. Андыйларның саны - 22. Шуларның берсе үлгән, 21е тән җәрәхәтенә дучар булган. Юл-транспорт һәлакәтләрендә 18 пассажир бала зыян күргән. Шуларның берсе үлгән, 20 се төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәте алган. Автоинспекция хезмәткәрләре балалар йөртү белән бәйле кагыйдә бозу очракларын кисәтү һәм булдырмау өчен актив эш алып баралар. Мисал өчен, 2021 елда алар шундый төр 13 мең кагыйдә бозу очрагы кисәткән булган. 2022 елның ике аенда 1,5 мең кагыйдә бозу очрагы теркәлгән. - РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләренең, 22.9 пункты буенча 12 яшькә кадәр булган балаларны алгы утыргычта, 7 яшькә кадәрге балаларны арткы утыргычта йөртү аның авырлыгы һәм буена килә торган балалар өчен тотып тору җайланмаларыннан файдаланып башкарылырга тиеш, - дип аңлатты юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең район инспекторы, полиция өлкән лейтенанты Илнур Кәримуллин. - Без тотып тору җайланмасыннан 12 яшькә кадәрге балаларны арткы утыргычта йөрткәндә дә файдаланырга киңәш итәбез. 12 яшьтән өлкәнрәк балалар иминлек каешларын эләктерергә тиеш. “Язгы каникуллар” профилактик чарасын үткәрү вакытында полиция хезмәткәрләре игътибарыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы балалар да читтә калмаячак. Хокук бозучы балалар турында мәгълүмат алга таба профилактик эш алып бару өчен ул белем һәм тәрбия ала торган мәгариф учреждениесенә тапшырыла. Каникул көннәрендә мәктәпләрдә, балалар бакчаларында автоинспекция хезмәткәрләре белән берлектә ачык дәресләр үткәрелә, аңлату эшләре алып барыла, - диде “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең Саба бүлеге җитәкчесе Гүзәл Ягъфәрова.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев