Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Комбайннарның әзерлеге тикшерелде

Бүген, ягъни 30 июнь көнне, районыбыз хуҗалыгында ашлык суктыру комбайннарының 2023 ел урагына әзерлеген тикшерү максатыннан үзара тикшерү үткәрелде.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бүлек җитәкчесе Илфар Баев җитәкчелегендәге комиссия җаваплылыклары чикләнгән “Игенче”, “Чулпан”, “Август - Теләче”, “Алан” һәм “Агролак” ширкәтләре техника паркларында булып, ашлык егу һәм суктыру комбайннарның, ташу техникасының, паркларның, сервис хезмәтенең торышына һәм игенче-механизаторларның эшчәнлегенә бәя бирде. 

Комиссия составында Казан дәүләт аграр университетының гомум инженерлык дициплиналары кафедрасы мөдире Генадий Пикмуллин, “Россельхозцентр”ның район бүлеге җитәкчесе Илдар Галиәхмәтов, “Гостехнадзор”ның район бүлеге җитәкчесе Хәмит Нәзиров һәм җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәтенең баш инженеры Рөстәм Шакирҗанов эшләде.

һәр хуҗалыкта узган йомгаклау өлешендә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов, аграр министрлык вәкиле Генадий Пикмуллин һәм хуҗалык җитәкчеләре чыгыш ясады. Чыгышларда хезмәтне саклау, техник куркынычсызлык кагыйдәләренә  һәм аларны кисәтүгә зур игътибар бирелде. 

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев