Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Көн кадагында

Россия Президенты Владимир Путин 21 сентябрьдә илдә өлешчә мобилизация игълан итте. Аңа хәрби хезмәттә булып кайткан, хәрби тәҗрибәсе һәм белгечлеге булганнар эләгә. Бу вакыйга күпләрнең тынычлыгын алды, төн йокыларын качырды. Үзебезне кызыксындырган сораулар белән Саба һәм Теләче районнары хәрби комиссары ФӘНИС ЗАКИРОВка мөрәҗәгать иттек.

- Фәнис Фәритович, илне сакларга ничә яшькә тикле чакырыла ала?

- Беренче чиратта атучыларны, танкчыларны, артиллеристларны һәм машина йөртүчеләрне чакырабыз. Шулай ук хезмәткә хәрби белгечлеккә ия кешеләрне сайлап алалар. Ягъни, өлешчә мобилизациягә рядовойлар да, офицерлар составы да эләгә. Беренче һәм икенче разрядта торган рядовойлар һәм сержантлар, 55 яшькә кадәрге кече офицерлар һәм 60 яшькә кадәрге өлкән офицерлар чакырыла. Гади, халыкчан тел белән әйткәндә җир өстендә йөрүчеләр булып чыга. Бүген Теләче районыннан 40тан артык ир-егетләребез хәрби өйрәнүләрдә.

- Хәрби пенсионер мобилизациягә эләгә аламы?

- Дөрестән дә алар сәламәтлеге һәм хәрби-учет белгечлеге чакыру таләпләренә туры килсә, өлешчә мобилизация кысаларында хезмәткә чакырылырга мөмкин. 50 яшькә кадәр сержантлар, 55 яшькә кадәрге кече офицерлар һәм 60 яшькә кадәрге өлкән офицерлар чакырыла ала.

- Кайчандыр армия сафларында хезмәт итеп, кайнар нокталарда булган кешеләргә чакырылу бирелә. Еллар үткәч аның сәламәтлеге дә какшарга мөмкин.

- Чакырылган кешенең сәламәтлегендә проблемалар булса, Саба военкоматында очрашу барышында, сәләмәтлеген тикшертү өчен юллама бирелә. Закон буенча өлешчә мобилизация вакытында чакырылмаячакларның категорияләре бар. Бу броньланган гражданнар. Мобилизациядән кичектерүне гаилә әгъзасын яки I төркем инвалидларны караучылар, шулай ук 16 яшькә кадәрге дүрт һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүчеләр алачак. Мобилизациягә кермәгән тагын бер төркем: сигез яшькә кадәрге дүрт һәм аннан да күбрәк балалары булган һәм аларны ирсез тәрбияләгән әниләрнең уллары яки кызлары.

- Мобилизациягә эләккән райондашларыбызга нинди ярдәмнәр каралган?

- Контракт белән хезмәт итүчеләр кебек, мобилизацияләнүчеләр дә шундый ук дәүләт ярдәмнәр, социаль гарантияләр белән тәэмин ителә. Акча хәрбинең персональ счетына күчереләчәк, аннан ул аларны өлешчә яки тулаем гаиләсенә күчерә ала.

- Районыбыз ир-егетләре белән элемтәдә торасызмы?

- Әйе, алар белән элемтәдә торабыз. Шушы көннәрдә янә очрашачакбыз. Өйрәнүләр вакытында тору, ашау шартлары да яхшы оештырылган, райондашларыбыз зарланмый. Мобилизацияләнгән райондашларыбыз исән-сау туган якларына әйләнеп кайтсыннар иде. Без аларны көтәбез.

Эльмира Котдусова

 

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев