Контрактчыларга түләүләр
Агымдагы елның июньиюль айларында Саба, Теләче хәрби комиссариатында МХОга контракт төзүчеләр өчен ярдәм чаралары гамәлдә.
БЕР ТАПКЫР ТҮЛӘНӘ ТОРГАН СУММА
• Россия Федерациясе Оборона министрлыгыннан бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү - 195 000 сум;
• Татарстан Республикасы тарафыннан бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү - 700 000 сумга кадәр;
• һәр балигъ булмаган балага бер тапкыр бирелә торган түләү - 20 000 сум;
• РФ Оборона министрлыгыннан дәүләт бүләкләре белән дә бер тапкыр бирелә торган түләү - акчалата түләүнең биш оклады.
ДАИМИ НИГЕЗДӘ ТҮЛӘҮЛӘР
• махсус хәрби операция зонасында айлык акчалата түләү - 210 000 сумнан алып;
• махсус хәрби операция зонасында һөҗүм вакытында өстәмә түләү - 8 000 сум;
• дошман биләмәсеннән бер чакырым алда барган өчен түләү - 50 000 сум;
• Украина Кораллы көчләренең хәрби техникасын алган яки юкка чыгарган өчен түләү - 100 000 сумга кадәр;
• Россия Федерациясе Геройларына һәм аларның гаиләләренә айлык түләү - 89 675 сум;
• хәрби хәрәкәт ветераннарына айлык түләү - 4 184 сум.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев