Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Көрәш буенча Арча районы беренчелеге узды

15 октябрь көнне, Арча шәһәрендә, 2007-2008 нче елгы егетләр арасында, көрәш буенча ачык Арча районы беренчелеге узды.

Ярышларга мәйдан  хуҗаларыннан тыш, Саба, Әтнә, Кукмара, Балтач, Лаеш районнарыннан, Яр Чаллы, Яшел Үзән шәһәрләре көрәшчеләре чакырылган иде. “Теләче” спорт мәктәбендә шөгыльләнүче спортсменнар, көрәш тренерлары Шәмсетдинов Райнур Миннәхмәт улы һәм Хәбибуллин Мөхәммәт Марат улы җитәкчелегендә, әлеге ярышларда уңышлы чыгыш ясап кайтты.

65 кг. кадәр үлчәү авырлыгында Кәримуллин Ислам (Олы Мәтәскә) – 3 урын, 75 кг. кадәр үлчәү авырлыгында Саттаров Әмир (Шәтке) – 1 урыннарда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев