Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Көрәш - рух чыганагы

Исегезгә төшереп үтәбез, агымдагы елның 1 октябрендә Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбе базасында Әфганстанда интернациональ бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган якташыбыз, Ямбулат авылында туып-үскән Миңнегали Зәкиҗан улы Нагуманов истәлегенә 2007 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге мәктәп укучылары арасында егерме тугызынчы тапкыр татар-башкорт көрәше буенча район беренчелегенә ярыш үткәрелде.

Анда әлеге мәктәпнең тугызынчы сыйныф укучысы Данияр Нигъмәтҗанов үз көндәшләрен чистага салып барып, финалда Әмир Антоновны бернинди дәгъваларга урын калдырмыйча баллар белән отып, үз үлчәү авырлыгында Чемпион исеменә лаек булды. Моны Даниярның үзенекеннән тыш, тренеры Венер Әскаров, әти-әнисе Ландыш һәм Булат Нигъмәтҗановларның һәм көрәш түгәрәгенә бергә йөрүче иптәшләренең дә уртак уңышы дип аңларга кирәк. Чөнки батыр үзеннән-үзе генә барлыкка килми, аны тирәлек, мохит тудыра. Көрәш сөючеләрнең күз алдында: Данияр һәм дүрт яшькә өлкәнрәк булган, бүген Казан энергетика университетында белем алучы абыйсы Данис кечкенәдән көрәшеп үстеләр. Балалар бакчасына йөргәндә үк алыштыргысыз тренер Венер абыйлары Әскаров җитәкчелегендәге түгәрәккә йөри башладылар дисәң дә, һич хата булмас. Данисның балалар бакчасына йөргәндә үк “Иң яшь көрәшче” номинациясендә җиңү яулаганын күпләр хәтерлидер әле. Әлбәттә, бер дә оттыруларсыз, күз яшьләреннән башка гына булмаган...

Фәнил Нигъмәтҗанов

 

Данис белән Данияр хакында газетабызның 26 октябрь саныннан укып танаша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев