Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Корбан гаете мөбарәк булсын!

Корбан гаете уңаеннан республиканың Төньяк-төбәге казые, Теләче районы имаммөхтәсибе ИСМӘГЫЙЛЬ хәзрәт ФӘЛӘХИЕВ белән сөйләштек.

- Исмәгыйль хәзрәт, Корбан гаете турында сөйләп китсәгез иде.

- Әлеге бәйрәм мөселманнарның ике зур бәйрәмнәренең берсе булып саналган Корбан гаете. Корбан сүзе Аллаһка якынаю дигәнне аңлата. Бу бәйрәмнең нигезе - Ибраһим пәйгамбәрнең тормышы белән бәйле. Зур бәйрәмебез ел саен Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә билгеләп үтелә. Быел гает 9 июльгә туры килә.

- Корбан чалуның кагыйдәләре белән дә таныштырып үтсәгез.

- Татарстан мөфтиятенең Казыйлар һәм голамәләр шураларының бердәм карары белән корбан чалу өчен нисаб күләме, барлык чыгымнардан һәм әҗәтләрдән тыш, 32000 сум күләмендә билгеләнде. Корбан нисабының күләме 595 грамм көмеш бәясенә тиң. Шул рәвешле, мөселман кешесенең артык 32000 сум акчасы булганда, аның өчен корбан чалу мәҗбүри санала.

- Нинди терлекләр корбан итеп чалына?

- Сарык белән кәҗәгә 1 яшь тулган булырга тиеш. Сарык гәүдәсе белән бер яшьлек кадәр булса, алты айлыгы да рөхсәт ителә. Сыер белән үгезнең ике яшьлек булуы шарт. Олы малны җиде кеше һәм бер кеше үзе генә дә чала ала. Белгәнегезчә, корбанга чалынган мал өчкә бүленә, бер өлешен үзеңә калдырып, ике өлешен мохтаҗларга, ятимнәргә бирәсе. Шуны да искәртеп үтәсем килә, корбан чалу өч көннең берсендә башкарыла. Беренче көнне Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә, ягъни 9 июльдә һәм алдагы ике көндә 10- 11 июль көннәрендә.

- Корбан итен мәчеткә китерергә ярыймы?

- Изге ниятләре булган райондашларыбыз 9 июль көнне “Ихлас” мәчетенә китерә ала. Корбан ите өйлә намазыннан, ягъни көндезге 12.00-14.00 кадәр җыйнала. Без аларны мохтаҗ, ятим кешеләргә таратуны оештырачакбыз.

- Гарәфәт көне нәрсәне аңлата. Бу хакта да аңлатма биреп китсәгез иде.

- Гарәфәт көне Зөлхиҗҗә аеның 9нчы көне була. Пәйгамбәребез шушы көнне хаҗда Гарәфәт дигән үзәнлектә саубуллашу хаҗында мөселманнарга үтемле вәгазь белән чыгыш ясый һәм хаҗда булган кешегә өйлә намазыннан ахшамга кадәр шушы үзәнлектә догада үткәрә. Хаҗда булмаган кешеләргә шушы бөек көнне уразада үткәрү бик әҗерле гамәл. Бер еллык гөнах кичерелә диелә. Без пәнҗешәмбе, җомга көнне ураза тотсак, савапка ирешәбез.

- Исмәгыйль хәзрәт, Корбаен гаете бәйрәмен ничек үткәрү хуп?

- Кеше тормышындагы иң зур бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаетенә җаваплы карарга тиешбез. Электән безнең халкыбызда бәйрәм мунчасы дигән төшенчә бар. Димәк бу бәйрәмне пакьланып, матурланып каршылау бик күркәм гамәл. Ә Корбан гаете, балигь булган һәрбер ир-ат мәчеткә барып, гает намазында катнашырга тиеш. Йортларыбызда бәйрәм хисе мөһите булдырырга кирәк. Эш ничек кенә тыгыз булсада, бөек бәйрәмне игьтибарсыз калдырырга ярамый.

- Бу көнне зиратка барсаң да яхшы диләр…

- Халкыбызның гадәте белән, дөньядан үткән якыннарыбыз янына зиратка барып, дога кылу күркәм гамәлләрдән санала.

- Райондашларыбызга теләкләрегезне дә җиткерсәгез иде.

- Хөрмәтле райондашларыбыз мәчетләрдә 2.30 иртәнге намаз, 2.35-3.40 Коръән уку, 3.10-3.40 гает вәгазе уку, 3.41 гает намазы, 3.45 гарәп телендә хөтбә, Коръән укып дога кылу. А л л а һ ы  т ә г а л л ә  ү т ә г ә н  гамәлләребезне кабул итеп, вәгъдә кылган әҗерләрне насыйп итсен. Киләсе елларда да сау-сәламәт булып, Корбан гаетен сөенеп үткәрергә булсын. Тормышыгыз яхшы вакыйгаларга бай булырга язсын. Барыгызны да бәйрәм белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев