Коррупция буенча чираттагы киңәшмә узды
Бүген район хакимиятенең актлар залында, коррупция буенча, чираттагы киңәшмә узды.
Киңәшмәне муниципаль район башлыгы, әлеге комиссиянең рәисе Нәҗип Хаҗипов алып барды. Утырышта дүрт мәсьәлә каралып, алар буенча баш врач Галиуллин Ирек Илгиз улы, Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының юридик бүлек җитәкчесе Емельянов Юрий Иванович, Теләче муниципаль районы җир мөнәсәбәтләре буенча Милек Палатасы рәисе Трофимов Роман Юрьевич һәм районның финанс- бюджет палатасы рәисе Яхин Рәис Рәшит улы чыгыш ясады. Киңәшмә азагында 2023 елда Теләче районында көнкүрештәге коррупцияне киметү буенча чаралар расланды. Моннан тыш утырышта каралган көн тәртипләре буенча эзлекле эш алып бару, бюджет һәм бюджеттан тыш финанс средстволарын максатчан файдалану бурычы куелды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев