Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кош гриппы вирусы йөри

Башкортстан Республикасының Уфа районында тавык асраучы “Башкортстан кошчылык фабрикасы”нда кош гриппы вирусы булуы ачыкланды. Билгеләнгән диагноз нәтиҗәләре буенча “Башкортстан кошчылык фабрикасы” авыруның үзәге дип танылды, ә 5 чакрым радиустагы торак пунктлар куркыныч зонага кертелде.

Фабрикадагы авыру тавыкларны (шул исәптән авыру булмаганнарын да) юк итү өчен 11 зур чокыр ясалган. Шушы көннәрдә тавыклар яндырылып, әлеге чокырларга күмелгән. Хәзерге вакытта  республикада “Акчарлак” дип исемләнгән профилактик айлык игълан ителде.  Айлык барышында,  ветеринария хезмәткәрләре тарафыннан райондагы барлык сулыклар да (күлләр, елгалар һәм сусаклагычлар) тикшереләчәк.  

Кош гриппы белән күптөрле кошлар авырырга мөмкин.  Мәсәлән, тавыклар, казлар, үрдәкләр, күркәләр, чыпчыклар, күгәрченнәр һәм башкалар.  Кош гриппы вируслы авыру. Ул ашкайнату, сулыш алу органнарына зыян сала, кошларның күпләп үлүенә китерергә мөмкин. Дәвалау алымы юк. Шул сәбәпле, авыру кошны шундук юк итәләр.

Шул уңайдан сезгә мөрәҗәгать итәбез, хөрмәтле райондашлар, кош-корты булганнар игътибарлы булса иде,  шәхси хуҗалыкларда барлык кош-кортларны ябык читлекләрдә асрарга кирәк. Су кошларын ачык күлләргә чыгару катгый тыела. Бигрәк тә яз һәм көз айларында киек кошлар килгән һәм киткән вакытта сак булырга кирәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев