Котлы булсын изге бәйрәмебез!
Район яңалыклары

Котлы булсын изге бәйрәмебез!

Бүген барлык мөселманнар Ураза бәйрәмен билгеләп үтә. Ураза гаете – мөбәрәк һәм бөек бер көн.

Бу бәйрәм шатлыклы вакыйга булса да, без Рамазан аеның шулай тиз үзып китүенә бераз сагышланабыз. Кардәшләребез белән ифтар мәҗлесләрендә очрашулар, иңне-иңгә куеп тәравих намазлары уку, моңлы итеп тәравих тәсбихләре әйтү — барысы да якты истәлек булып артта кала бара. Аллаһ Раббыбыз безнең уразаларыбызны, кылган догаларыбызны кабуллардан кылсын һәм киләсе Рамазан айларына да исән-имин ирешергә, сәламәт булып уразалар тотарга насыйп әйләсен. Ураза бәйрәме һәр йортка җылылык, шатлык, үзара аңлашучанлык, тынычлык, хәерле тормыш һәм муллык алып килсен.
Чын йөрәктән һәммәгезгә дә сәламәтлек, игелекле эш­гамәлләр, уңышлар, бәхет телибез!
Котлы булсын изге бәйрәмебез!

Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты.


Нет комментариев