Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Көз - туйлар чоры

Районның гражданлык хәле актларын теркәү бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, быел июль аенда - 5, августта - 12 яшь пар кавышкан.

Сентябрь аенда чәчләрен чәчкә бәйләргә теләүче парларның саны - җидәү. Октябрь аенда бер генә пар өйләнешергә җыена. Әлегә… Кавышкан, кавышырга җыенган яшь парларыбызга бер-берсен яратып, үзара юл куеп яшәргә язсын иде. Өйләнешүчеләргә генә түгел, аерылышучыларга да бай 2022 ел. Мисал өчен, узган елның 31 августына 22 гаилә таркалган булса, быел 29 гаилә аерылышкан. Быел өйләнешүчеләр саны да азрак. Быелның 31 августына кадәр 37 пар булса, узган ел 42 пар балдаклар алмашкан булган. Зөлфия Вәлиәхмәтова белән Фирзәр Мортазин иҗат иткән “Пар балдаклар” җырындагыча, бер-берләренә биргән балдаклары тик бер генә булсын, гомерлеккә калсын.

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев