Көзләрне син әйтмә сагышлы дип
Көзләрне син әйтмә сагышлы дип Көзләрдә дә була ярату. Йөрәкләрдә купкан гыйшык утын Мөмкин түгел кайчак аңлату.
Көзләр моңсу димә,ярсу йөрәк
Көтмәгәндә куба урыныннан.
Яшьлектәге булган күпме хисләр
Ел тузаны белән сырылган.
Көзләрдә дә була айлы төннәр
Йолдызлары бизи күк йөзен.
Иртәләрен ап-ак томан каплый
Ак пәрдәдәй офык күзләрен.
Юк син әйтмә көзне сары диеп,
Соң ул төсне купләр ярата.
Күпер була алмый яңгырлары
Җир йөзендә гашыйк җаннарга.
Сары яфрак яткан сукмаклардан
Бергә чакны эзли күзләрем.
Әкрен генә көяз -көяз атлап
Каршы килә кабат көзләрем!
Гашыйк булып була шашынып та
Яратырга була тын гына.
Көзләрне мин болай яратамын
Сары яфрак төште кулыма!
30.08.2023
Гөлназ Шарипова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев