Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Күчмә әләм һәм Кубок Шәткегә китте

Бүген, ягъни 25 май көнне, Теләче стадионында Украинада махсус хәрби операция вакытында батырларча һәлак булган ефрейтор Кириллов Олег Анатольевич истәлегенә багышланган многоборье буенча өченче укучылар Спартакиадасы булып үтте.

Традицион чараны тантаналы шартларда муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов ачып җибәрде. Тантанада Олегның әтисе Анатолий Иванович белән әнисе Римма Александровна, хатыны Екатерина Кириллова, сугышчан хезмәттәшләре – прапорщик  Раил Юнысов, ефрейторлар Кирилл Лопанов һәм Павел Волосовлар катнашты. Тантаналы ачылышта прапорщик Раил Юнысов һәм Олегның әтисе Анатолий Иванович чыгыш ясады. Соңгысы, Олегны әлегедәй искә алу ярышларының Кукмара районының Чура авылында үткәрелеп килүен билгеләп үтте. 

Олегның сугышчан дусты ефрейтор раил Юнысов махсус билгеләнештәге 26 нчы номерлы отрядның Рәхмәт хатын муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповка, истәлек бүләкләрен Олегның гаиләсенә, әти-әниләренә тапшырды. Азактан, яу кырында батырларча һәлак булган якташыбызның якты истәлеге бер минут тынлык белән искә алынды. 

Көн буе дәвам иткән киеренке һәм мавыктыргыч ярышларда командалар беренчелегендә беренче урынны Шәтке урта мәктәбе укучылары яулады, алар Күчмә әләм һәм Кубок белән бүләкләнде. Укучылар бу көнне спортның пневматик мылтыктан ату, турникта тартылу, гер күтәрү, җирдән этешү, АКМ автоматын сүтеп-җыю һәм гер ату кебек төрләрендә көч сынаштылар. 

Бу чара  хакында тулырак «Теләче» газетасының киләсе саныннан укый аласыз. 

Фәнил Гаязов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев