Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Күкчә авылында «Алар даны мәңгелек» дип исемләнгән митинг булып үтте

9 Май – Бөек Җиңү көне. Быел инде аның 79 еллыгын билгеләп үтәргә җыенабыз. 1418 көн һәм 1418 төн дәвам иткән аяусыз сугышта яу кырында ятып калган 27 миллионнан артык ватандашыбыз гомере бәрабәренә яуланганга күрә дә күз яшьле бәйрәм ул.

 Без, сугыштан соңгы буын вәкилләре, бу Җир йөзендә яшәвебез өчен илебез бәйсезлеге өчен көрәшкән кыю фронтовикларыбызга, фронтка дип корал койган, үзләрен аямыйча көн-төн эшләгән тыл хезмәтчәннәренә мең-мең кат бурычлыбыз.
   7 май көнне Күкчә авылында "Алар даны мәңгелек" дип исемләнгән митинг булып үтте. Бәйрәмне авылыбыз имамы Гыйлманов Нурислам ачып җибәрде. Әлеге чарада халыкны Алан авылы җирлеге башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Зиннатов Айнур Рашит улы, районнан килгән кунак Галимов Нияз Миннәхмәт улы һәм ветераннар советы рәисе Хазиев Әхмәт Гәбделгазиз улы бәйрәм белән котлап үттеләр. Бәйрәмгә килгән авылдашлар үзешчәннәр тарафыннан әзерләнгән бай программалы концерт карадылар. 
 Әлеге бәйрәмне үткәрергә матди ярдәм күрсәткән Хакимов Хәмит Габделхәй улына олы рәхмәтебезне белдерәбез.

Рәйханә Антонова, Күкчә авыл клубы мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев