Бүген “Батыр” спорт комплексында районда спортның кул көрәше төренә (армрестлинг) нигез салган, бихисап район, республика, ил, Европа һәм дөньякүләм чемпионнар әзерләгән, әлеге спорт төрен районда, бигрәк тә үсеп килүче яшь буын арасында популярлаштыруда үзеннән зур өлеш керткән, Татарстан Республикасының Атказанган физкультура һәм спорт хезмәткәре, “Теләче” спорт мәктәбе тренеры - укытучысы Айрат Әхмәт улы Кыямов призына 2009 - 2011 елларда туган егетләр һәм кызлар, 2012 - 2013 елларда туган яшүсмер егетләр һәм кызлар, 2014 - 2015 елларда туган малайлар һәм кызлар арасында кул көрәше буенча ачык турнир булып үтте.
Ярышта районыбыз укучыларынннан тыш, Кукмара, Балтач һәм Арча районнарыннан килгән яшь спортчылар да көч сынашты.
Ярышларны ачу тантанасында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин катнашты һәм яшь спортчыларны сәламләде, имин бәйгеләр теләде. Моннан тыш, ул районда аеруча яшьләр арасында популяр булган спорт төре - кул көрәшенең башында торган Айрат Әхмәт улы Кыямовка һәм ярышларның даими иганәчесе Хәким Каниф улы Хадиуллинга ил - көн алдында куйган хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Ярышларны ачу тантанасын Казан шәһәренең “Олимпия резрвлары” спорт мәктәбенә караган нәфис гимнастика буенча “Примавера” төркеме кызлары чыгышы дәвам итте. Шунысы игътибарга лаек, алты кешелек төркемдә Айрат Әхмәт улының оныгы Нәзирә Кашапова да чыгыш ясады. Чараның олы бизәгенә әверелгән нәфис, гүзәл чыгышлары өчен кызларга шәхси эшмәкәр Хәким Хадиуллин тарафыннан әзерләнгән чәчәкләр тапшырылды.
Көн буе дәвам иткән киеренке һәм мавыктыгыч ярышлардан соң катнашучылар арасында коммерцияле армлифтинг ярышы да үткәрелде. Егетләр һәм кызлар арасында җиңүчеләр билгеләнде. Аларга Балыклы авылында яшәүче шәхси эшмәкәр Айзат Галиәхмәтов тарафыннан әзерләнгән акчалата премияләр тапшырылды. Шундый ук акчалата премияне егетләр арасында беренче урынга чыккан Самат Дәүләтшинга шәхси эшмәкәр Хәким Хадиуллин да тапшырды.
Ачык турнирда җиңүчеләр һәм призлы урыннар яулаучылар дипломнар һәм медальләр белән бүләкләнде. Бүләкләрне ияләренә ярышларның сәбәпчессе Айрат Кыямов, шәхси эшмәкәр Хәким Хадиуллин һәм хөкемдар Рәмис Галимҗанов тапшырды
Поделитесь с друзьями
0
0
Нет комментариев