Кул көрәше буенча Идел буе федераль округы беренчелеге һәм чемпионаты узды
30 гыйнвардан алып 3 февральгә кадәр Башкортстан Республикасының Уфа шәһәрендә кул көрәше буенча Идел буе федераль округы беренчелеге һәм чемпионаты узды.
Россиянең 12 төбәгеннән 520 дән артык спортчы катнашкан әлеге ярышларда Татарстан Республикасы җыелма командасы составында тренер-укытучы Кыямов Айрат Әхмәт улы җитәкчелегендә Теләче спорт мәктәбе укучылары да үз көчләрен уңышлы сынап кайтты.
Уң һәм сул кул белән көрәш нәтиҗәләре:
- 14-15 яшьлек егетләр арасында 60 кг.үлчәү авырлыгында Гыйниятуллин Илдан – 3 урын
- 16-18 яшьлек егетләр арасында 75 кг.үлчәү авырлыгында Гараев Тахир – 1 урын. Тахир Россиянең спорт остасына кандидат нормаларын үтәде.
- 19-21 яшьлек юниор кызлар арасында 60 кг.үлчәү авырлыгында Хуҗина Рания – 2 урын
- 19-21 яшьлек юниор кызлар арасында 70+ кг.үлчәү авырлыгында һәм хатын-кызлар арасында 90 кг. үлчәү авырлыгында Замалиева Азалия – 2 урын.
Әлеге спортчылар 2025 елның март аенда Орел шәһәрендә узачак Россия беренчелегенә һәм чемпионатына катнашу хокукы алды.
Шуны да искәртеп үтәргә кирәк, районыбызның кул көрәше федерациясе җитәкчесе, ярышларның төп иганәчесе Хадиуллин Хәким Каниф улы һәм Теләче муниципаль районы башлыгы ярдәмчесе Мараков Илдар Рамил улы әлеге ярышлар дәвамында Уфа шәһәрендә спортсменнарыбызга көч биреп торды. Хәким Каниф улына әлеге ярышларда катнашуда иганәчелек ярдәме күрсәтүе өчен олы рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев