Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кулларыннан гөлләр тама…

Раъно Исаметдин кызы Шәипова бүген Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә балаларга башлангыч белем бирә. Моннан тыш, район Укучылар йорты өстәмә белем бирү педагогы буларак, дәрестән тыш вакытта әлеге мәктәп укучыларын тегәргә, чигәргә һәм биергә өйрәтә.

8 март - Халыкара хатын -кызлар көне якынлашкан бу көннәрдә без аның күңел бакчасына төшәргә булдык. Әүвәл мәктәп җитәкчелеге, хезмәттәшләре һәм әтиәниләрнең сүзенә колак салыйк әле. Әлеге уңайдан Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе җитәкчесе Айгөл Әбүзәр кызы Рәхмәтуллина:

- Раъно Исаметдиновна балаларны хәреф танырга, укыргаязарга өйрәтеп кенә калмый, 6-9 сыйныфта укучы балаларны тегү-чигү эшенә дә өйрәтә, алар күңелендә сәнгатькә, бигрәк тә бию сәнгатенә карата мәхәббәт тәрбияли. Дөрес, әлеге балаларның барысы да тегүче-чигүче яки биюче дә булып китмәс. Әмма Раъно ханым тарафыннан алар күңеленә салынган шәфкатълелек, матурлык орлыклары гомер бу озата барыр. Сәнгатьне, матурлыкны һәм хезмәтне сөйгән кешенең уе беркайчан да начарлыкта булмый. Аның күңелен фәкать якты уйлар гына биләячәк. Раъно Исаметдиновна кебек иҗади, фантазиягә бай булган педагогка ия булуыбыз белән чиксез горурланабыз, - дип белдерде.

Наилә Мөхәммәдиева, Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең музыка һәм технология укытучысы, педагог-оештыручы:

- Раъно ханымның балаларны энә тотарга, тегү машинасы белән эшләргә өйрәтүе дә зур файда. Ул аларны тормышка әзерли. Мәсәлән, яшь гаиләләр моңа игътибар биреп җиткермәскә яки балалар белән шөгыльләнергә вакытлары булмаска да мөмкин. Балалар белән берлектә күз явын алырдай костюмнар тегеп, аларны сәхнәдә күрсәтүне әйткән дә юк.

Мөнәвәр Мөхәммәдиев, Казаклар авылы клубы мөдире:

- Раъно Исаметдин кызы тарафыннан оештырылган мода театры һәм биюче егетләр, кызлар чаралар үткәргәндә төп таянычыбыз. Аның җитәкчелегендә безнең төбәк балалары һөнәрле булып, сәнгатьне, матурлыкны яратып үсәләр. Форсаттан файдаланып, Раъно ханымны якынлашып килүче 8 март Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм. Аңа әлеге игелекле эшендә зур уңышлар теләм калам. Алга таба да тыгыз, иҗади хезмәттәшлек итәргә язсын, хезмәтебез дәвамлы һәм нәтиҗәле булсын. 

 

Тулырак: район газетасы битләрендә.

Фәнил Нигъмәтҗанов. 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев