Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Күңелем шигырь яза” бәйгесенә

Теләче урта мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы Зәринә Котдусова шигыре. Җитәкчесе Энҗе Насирова.

Төштә күрдем Тукай оныкларын,
Уйнап йөри алар урамда.
Акбай белән Кәҗәсе дә бергә -
Печән ашый инде болында?
Юк икән лә! Кәҗә белән Сарык,
Сабантуйга җыйган барчасын!
Бигрәк юмарт икән Сарык халкы-
Кызганмаган бер дә акчасын.
Бала белән Күбәләк тә килгән,
Су анасы яңа күлмәктән!
Мәйдан уртасында бил алыша-
Былтыр батыр бөтен йөрәктән.
Шүрәле дә быел әзерләнгән,
Былтыр гына никтер шүрләде.
Йомшаганы өчен Тукай бабай
Аны былтыр үзе әрләде!
Сабантуйга килгән һәрберсе дә,
Колгаларга сөлге бәйләде!
Ат өстендә чапкан батырларны-
Мәйдан уртасына өндәде.
Шундый моңлы итеп Туган телне,
Туган авылларда көйләдек.
Беребезне беребез бүлә -бүлә,
Тукай шигырьләрен сөйләдек.
Уяндым да,кабат йомдым күзне,
Кире кайтыр идем мәйданга...
Шундый бер сабантуй үткәрсәк без-
Халык калыр иде хәйранга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев