Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Күңелем шигырь яза» бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды

Габдулла Тукайның 137 еллыгына багышланган «Күңелем шигырь яза» район бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле.

Татар телендә  язылган  матур шигырьләрен -  иҗат җимешләрен редакциябезгә юллаучы  райондашларыбыз шактый булды, аларның һәрберсен социаль челтәрләрдә   куелып барырга тырыштык.  Катнашучыларга урыннар өч яшь аралыгында чыгарылды. 

10-15 яшьлекләр арасында: 

1 урын - Гүзәлия Гаязова,Максабаш авылы,

2 урын - Зәринә Котдусова, Теләче авылы.

 

16-25 яшьлекләр: 

1 урын - Исламия Минхаҗева,Тәмте Мәтәскә.

 

26 яшьтән югарылар арасында:

1 урын - Суфия Хасаншина, Баландыш авылы,

2 урын - Рәйсә Фәйзуллина, Олы Мәтәскә авылы,

3 урын - Гөлнара Гатауллина, Югары Кибәхуҗа.

 

Җиңүчеләрне чын күңелдән тәбрик итәбез! Киләчәктә дә матур шигырьләр көтеп калабыз сездән! 

Ә бүген сезгә Суфиа апа Хәсәншинаның  бер шигырен тәкъдим итәбез. 

 

Туган җирем- Теләчем!

Туган җирем - теләчем, дип

Әйтәм мин горурланып.

Үс син, гөлләргә уралып,

Яшә син гел нурланып!

 

Суларга бай елга, күлләр,

Болыннар яшел келәм.

Горурланам батыр, эшчән,

Кызлар, егетләр белән!

 

Чиста һава, назлы җилләр,

Болында атлар уйный.

Мул игенле басу-кырлар,

Сокланып карап туймыйм.

 

Сәламлиләр бөдрә таллар,

Сундагачлар җыр суза.

Ямьле Мишә буйларында

Гөрләп сабантуй уза.

 

Бил алыша көрәшчеләр,

Йөгерешчеләр, җырчылар.

Әйтерсең гел көч-дәрт бирә:

Зифа каен, чыршылар.

 

Даның китсен еракларга,

Моң бишегем -Теләчем!

Ә мин синең һәр эшеңә,

Көчеңә сөенеп яшим!

 

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев