Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Күңелең белән дә сабый булырга кирәк

27 сентябрь - Тәрбиячеләр, мәктәпкәчә учреждение хезмәткәрләре көне. Шушы уңайдан, бүген, муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов Теләче авылының 2 нче номерлы “Кояшкай”балалар бакчасында булып тәрбиячеләр белән очрашты, һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, хезмәт алдынгыларын бүләкләде.

 Чарада район мәгариф бүлеге мөдиренең тәрбия эшләре буенча урынбасары Миләүшә Вахитова, район мәгариф бүлеге методисты Анна Сәетова катнашты һәм чыгыш ясады. Тәбрикләүләр бакчада тәрбияләнүче сабыйларның күңелле чыгышлары белән үрелеп барды. Һөнәри бәйрәм уңаеннан оештырылган тантаналы чара турында “Теләче” газетасының алдагы саныннан укый аласыз.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев