Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге ай саен авыл хуҗалыгында 30 елдан да ким булмаган стаж туплаган эшләмәүче пенсионерларга өстәмә түләүләр күчерә. Өстәмә иминият пенсиясенә теркәлгән түләүнең 25% тәшкил итә һәм пенсионер авылдан шәһәргә күчкәннән соң да саклана. Түләү билгеләгәндә, 500 дән артык авыл хуҗалыгы һөнәрләре буенча эшләү исәпкә алына.
2026 елда өстәмә түләү күләме аена 2396 сум тәшкил итә. Законда билгеләнгән шартлар үтәлгән очракта, түләү картлык яисә 1 һәм 2 төркем инвалидлык буенча иминият пенсиясе алучылар өчен каралган. 3 төркем инвалидлык буенча иминият пенсиясе алучыларга өстәмә түләү 1198,09сум күләмендә билгеләнә. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләре белән бергә һөнәрләре һәм вазыйфалары расланган исемлеккә кертелгән аграр производствода эшләүче белгечләр дә өстәмә түләү алу хокукына ия.
Өстәмә түләү билгеләү өчен кирәкле стажны исәпләгәндә, хезмәт эшчәнлеге алып барылмаган аерым чорлар да исәпкә алына. Аерым алганда, аңа вакытлыча хезмәткә яраксызлык, ел саен бирелә торган түләүле яллар һәм яшь ярымга җиткәнче балалар карау вакытлары кертелергә мөмкин, әмма бу чор гомуми алганда алты елдан артык саналмый .
«Татарстанда яшәүчеләрнең күпчелеге гомер буе авыл хуҗалыгында эшләгән. Өстәмәләр билгеләгәндә, хезмәт эшчәнлегенең һәр чорының дөрес исәпкә алынуы мөһим. Пенсия документларында кирәкле белешмәләр булмаган очракта безнең белгечләр стажны раслау өчен нинди документлар кирәклеген ачыкларга ярдәм итәчәк», - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
2022 елдан башлап яшәү урынын үзгәртү моңа кадәр билгеләнгән авыл өстәмәсен түләүне туктату өчен нигез булып тормый. Аны алу өчен пенсионерның рәсми рәвештә эшләмәве төп шарт. Эшкә урнашкан очракта өстәмә түләү туктатыла, ә пенсионер хезмәт эшчәнлеген туктатканнан соң, Социаль фондка кергән белешмәләр нигезендә түләү автомат рәвештә яңартыла. Социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге хезмәтләре турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге MAX, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга мөмкин.
Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 номеры буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).
Нет комментариев