Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Күңелле уеннар

Җәй - озын каникуллар, дуслар белән очрашу, су керү, балык тоту, иркенләп кунакка йөрешү чоры дибез.

Ләкин, ял итеп, милли уеннарыбызны , гореф-гадәтләребезне дә онытып бетерергә ярамый. Шул исәптән, Теләче үзәк ял паркында , балалар өчен төрле күңел ачулар, уеннар эледән- әле үткәрелеп тора. Бүген, без дә - Теләче 3 номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче  уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркемендәге балалар белән "Уйнап күңел ачабыз" дигән чарада катнаштык. Әлеге матур бәйрәмне, балалар өчен, Теләче үзәк китапханәсе белән берлектә район мәдәният йорты оештырган иде. Рада Әхмәтгаязова белән Рәзилә Хәкимова балаларның уйлау - фикерләү сәләтләрен үстерү максатыннан табышмаклар әйтеп, төрле хәрәкәтле уеннар уйнатып, биюләр белән дәртләндереп торса, китапханәче апалар Әлфия Абдуллина, Гөлшат Яхиналар "Балык тоту", " Чүлмәк вату", "Йөзек салыш", "Очты- очты... " һәм башка күп кенә уеннар уйнаттылар, Рәзинә (Нуретдинова)апалары белән асфальтта рәсем ясадылар. Балалар бик тырышып уйнадылар, биеделәр, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Соңыннан һәр балага бүләк бирелде, күмәк фото ясалды. Шундый матур, күңелле, эчтәлекле чара оештырганнары өчен,  без , һәммәсенә дә,зур рәхмәтебезне җиткерәбез. 


Рүзия Хуҗина, Теләче 3 номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев