Куркыныч чор
Татарстанда җылы һәм коры һава хакимлек итә. Шуңадыр, мотоциклда җилдерергә яратучылар сезонны ябарга җыенмыйлар. Бу чорда мотоциклда йөрү аеруча куркыныч. Һава температурасының әледән-әле “уйнап” торуы - тәгәрмәчләрнең юл өслеге буенча шууына китерә.
Агымдагы елның тугыз аенда республикада мотоциклчылар катнашында 201 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 14 кеше үлгән, 215 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәте алган. Мисал өчен, 17 сентябрь көнне Алабуга шәһәрендә 39 яшьлек йөртүче мотоцикл йөртү таныклыгы булмаган килеш корсс мотоциклы белән идарә итә. Иминлекне тәэмин итмәүче югары тизлек белән барганда ул идарәне югалта һәм юл кырендагы барьерга килеп бәрелә. Нәтиҗәдә, ир-ат шунда ук үлә. Бу көннәрдә районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекцияcе хезмәткәрләре мотоциклчылар белән бәйле юл-транспорт фаҗигаларын кисәтү һәм булдырмау максатыннан рейдлар үткәрәләр. Мәсәлән Питрәч районында мотоциклчылар тарафыннан алты юл йөрү кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлгән. Дүрт очракта йөртүчеләрнең мотоцикл йөртү таныклыгы булмаган. Ел башыннан республикада мотоциклчылар тарафыннан 6,5 мең юл йөрү кагыйдәсен бозу очрагы ачыкланган. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекцияcе хезмәткәрләре бу куркыныч чорда мотоциклда юл йөрү кагыйдәләрен аеруча төгәл үтәп йөрү кирәклеген искәртә.
Фәнил Гаязов.
Фото:https://www.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев