Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Кырлардагы эш барышы белән таныштылар

Бүген муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән берлектә, җаваплылыклары чикләнгән «Тукаш», «Чулпан», «Игенче» ширкәтендә, «Алан» акционерлык җәмгыяте кырларында булып игеннәрнең торышы, аларны тәрбияләү һәм терлек азыгы әзерләү кампаниясенең барышы белән танышты.

Бүген күпъеллык  үләннәрнең соңгы гектарлары  җыела. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, күпъеллык  үләннәрнең 94% ы җыелган инде. Алардан 3094 тонна печән, 34400 тонна сенаж әзерләнгән. Бер шартлы терлеккә күчереп исәпләгәндә, 14 центнер азык берәмлеге  туры килә. 

Хәзер беръеллык үләннәрдән терлек азыгы әзерләү кампаниясе бара. 3133 гектарда игелгән беръеллык  үләннәрнең 1415 гектары җыеп алынган инде. 

Игенче - механизаторлар тарафыннан игеннәрне төрле авыруларга, корткыч бөҗәкләргә каршы эшкәртү дәвам итә. Мисал өчен, «Алан» акционерлык җәмгыятенең 4077 гектар чәчүлек җире бар. Моңа күрше Питрәч районында 400 гектар мәйданда игелгән җирләрне дә өстәргә кирәк.  Шулардан көзге бодой – 661, арыш -132, арпа – 843, сабан бодае – 234 гектар мәйданны тәшкил итә. Әлеге хуҗалык механизаторлары береенчеләрдән булып 1084 гектар мәйданда күпъеллык үләннәрнең беренче катын, түкми – чәчми,  җыеп алдылар. Хәзер күпъеллык мәйданнарның икенче каты өлгереп килә. Үләнәрнең озынлыгы 35-40 см тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев