Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Кырыкалдарлар алдауны дәвам итә. Сак булыгыз!

Мошенниклар алдау өчен нинди генә ысулларны кулланмый, нинди генә яңа төрләрен уйлап чыгармый. Әллә кая барасы да юк, райондашларыбызның мошенниклар тозагына эләккәннәрен газета битләрендә, социаль челтәрләрдә яктыртып барабыз.

Соңгы арада телефон аша тагын бер төрле мошенниклылык ысулы барлыкка килгән. Бу юлы телефонның икенче ягында кырыкалдарлар үзләрен полиөия хезмәткәрләре итеп таныштыралар. Гадәттә Мәскәү шәһәреннән шалтыратабыз дип мөрәҗәгать  итәләр. Сезнең исем фамилиягезне, тору һәм эшләү урыныгызны да белеп сөйләшергә мөмкиннәр. Каушап калып,  мошенникларга ышынырга ашыкмагыз, чөнки андый мәгълүматларны чынлап та табарга мөмкиннәр. Сез яисә сезнен исемнән  зур суммада финанс операцияләр башкарылган дип сезне ышындырырга тырышырлар.  Ышанмагыз!! Бер вакыттада шәхси мәгълүматларыгызны телефон аша бирмәгез. Нинди генә очракны мисалга куеп сезне ышандырырга тырышсалар да.  Әгәр  шундый звонок булып, телефоныгызны алып сөйләшкәнсез икән кичекмәстән трубкагызны куеыгыз. Полиция хезмәткәрләре бер вакыттада андый сораулар белән телефоннан  мөрәҗәгать  итмиләр.

         Сак булыгыз, кырыкалдарлар тозагына эләгеп хәләл акчаларыгыздан колак кага күрмәгез. Әгәр мошенниклылык очрагына эләгеп, алдангансыз икән кичекмәстән полиция хезмәткәрләренә хәбәр итүегез сорала.

Фото: https://www.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев