Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кызыксындыру премияләре билгеләнде

Шушы көннәрдә район хакимияте, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе тарафыннан 2023 ел урагын, көзге кыр эшләрен оптималь срокларда һәм югары сыйфат белән башкарып чыгу максатыннан комбайнчылар, механизаторлар өчен кызыксындыру премияләре куллану турында Нигезләмә эшләнде.

Урак, көзге кыр эшләренең барышы турындагы мәгълүмат район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә тупланып барылачак.

Игеннәрне суктыру комбайннарында эшләүче комбайнчылар өчен кызыксындыру премияләре башкарылган эш күләменә карап, һәр биш көн саен I, II, III урыннар өчен билгеләнәчәк.

Кызыксындыру премияләренең күләме:- беренче урынга - 1500 сум;- икенче урынга - 1200 сум;- өченче урынга - 1000 сум.

Игеннәрне теземнәргә салу комбайннарда эшләүче комбайнчылар өчен кызыксындыру премияләре башкарылган эш күләменә карап, һәр биш көн саен I, II урыннар өчен билгеләнәчәк.

Кызыксындыру премияләренең күләме:- беренче урынга - 1500 сум;- икенче урынга - 1000 сум.

Җир эшкәртүдә эшләүче игенче-механизаторлар өчен кызыксындыру премияләре башкарылган нормо-сменага карап, һәр биш көн саен I, II  урыннар өчен билгеләнәчәк. Кызыксындыру премияләренең күләме:- беренче урынга - 1500 сум;- икенче урынга - 1000 сум.

Биш көн дәвамында иң күп нормо-смена эш башкарган механизаторны Теләче муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләү карала.

Комбайнчыларның, механизаторларның эш күрсәткечләре бертөрле булганда хезмәт стажы, квалификацияcе, эш көннәре, комбайн һәм тракторларның хезмәт итү срогы исәпкә алыначак. Кызыксындыру премияләре өстәмә керемнәр хисабына булдырыла.

Хезмәт күрсәткечләре буенча җиңүче дип табылучыларның эш нәтиҗәләре биш көн саен “Теләче” газетасында бирелеп барылачак.

 

Фото: https://www.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев