Лениногорскида Татарстан мөселманнары арасында быел өченче тапкыр республикакүләм чаңгы ярышлары узды.
Ярышларда Теләче, Арча, Әлмәт, Алабуга, Урыссу, Бөгелмә, Лаеш, Саба, Балтач һәм Лениногорск районы чаңгычылары катнашты.
Мөселман ир-атлар 2 километр арада узышты, шулай ук егетләр үзләренең мөмкинлекләрен шәхси зачетта да сынады. Биредә беренче урынга Илшат Җиһаншин (Саба), икенчедә – Улухбек Вайнцов (Саба) чыкты. Ә өченче урынны Теләчедән Айназ Фәтхуллин яулады! Шулай ук, барлык катнашучылар Диплом һәм истәлекле бүләкләргә ия булды.
Нет комментариев