Лидерлардан үрнәк алыйк!
Район яңалыклары

Лидерлардан үрнәк алыйк!

Районыбыз механизаторлары язгы кыр эшләрен башлап җибәрде.

Бу көннәрдә басу-кырларда тулы куәткә күпьеллык үләннәрне, уҗымнарны тырмалау һәм тукландыру эшләре бара.  2022 елгы язгы кыр эшләренең инде үз лидерлары да пәйда булды. Мисал өчен,  район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 29 апрельгә алынган ярыш экраны мәгълүматлынан караганда, Равил Исламгәрев (“Чулпан”ширкәтеннән), Рамил Хуҗиәхмәтов (“Таң” ширкәтеннән), Венер Петров (“Әхмәтова Г.Ф” крестьян-фермер хуҗалыгыннан), Альфред Камалов (“Алан” ширкәтеннән) һәм Әнәс Гыйнетдиновлар (“Низамов М.Х.” крестьян-фермер хуҗалыгыннан) эш башыннан иң күп норма-смена башкаручылар булып танылдылар. Язның бер көне ел туйдыра ди халык. 

Хөрмәтле игенче-механизаторлар! Вакытның, туфрактагы дымның кадерен белеп, язгы кыр эшләрен югары сыйфат белән башкарып, кыска срокларда төгәлләү җаен карыйк. Тикмәгә генә халкыбыз әйтемендә: ”Чәчсәң, сазга чәч”, - диелми.

Фәнил Нигъмәтҗанов.

Фото: интернеттан.


Нет комментариев