Литрлар түгел, акча кирәк
Бүген, ягъни 21 июнь көнне җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте базасында семинар-киңәшмә булып үтте.
Аның теоретик өлеше Алан авылы мәдәният йортында үткәрелсә, гамәли өлешендә киңәшмәдә катнашучылар терлек азыгы әзерләү һәм саклау базасында һәм Балыклы авылы янәшәсендә 1000 баш сыерга исәпләнеп төзелеп килүче терлекчелек комплексында булдылар.
Биредә 500 баш сыерга исәпләнеп төзелгән беренче торак әзер инде. Бүген-иртәгә сыерлар кертеләчәк үзенә. 500 баш сыерга исәпләнгән икенче торак төзелә башлага. Төзүчеләр аны быел декабрь аенда төзеп файдалануга тапшырырга планлаштыралар.
Муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның кереш сүзе белән башланып киткән һәм йомгаклаган теоретик өлештә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илгизәр Гарипов, ачык типтагы “Теләчеагрогрохимсервис” акционерлык җәмгыяте директоры Ленар Хәкимов, “Россельхозцентр”ның Теләче бүлеге җитәкчесе Илдар Галиәхмәтов чыгыш ясады.
Семинар-киңәшмәнең барышы һәм анда яңгыраган фикерләр турында “Теләче” газетасының киләсе саныннан укып белә аласыз.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев