Ил көче - гаиләләр ныклыгында
276
0
Бүген Галиәскәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында “Эхо веков в истории семьи - Тарихта без эзлебез” шәҗәрә фестиваленең республика этабы булып үтте.
Исегезгә төшерәбез, зур тәрбияви әһәмияткә ия булган әлеге фестиваль Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан үткәрелә. Фестивальнең республика этабында алты гаилә көч сынашты. Алар: Гарифовлар (Теләче), Егоровлар (Алексеевск), Мышевлар (Кайбыч), Хәсәнҗановлар (Түбән Кама), Артамоновлар (Норлат), Гончаровлар белән Габитовлар гаиләсе (Әгерҗе).
Безнең район данын яклап чыгыш ясаган Гарифовлар (нәсел - тамырлары Айдар, Субаш авылларына барып тоташа) авылы) “Хезмәт династиясе” номинациясендә җиңү яулап, Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты Гөлнара Габдрахманова тарафыннан имзаланган Диплом һәм 100 мең сумлык сертификат белән бүләкләкләнде. Быелгы фестивальнең җиңүчесе дип Әгерҗе районыннан килгән Гончаровлар белән Габитовлар гаиләсе табылды.
Бүләкләү тантанасында чарада катнашучыларны һәм әлеге гаиләләрне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов сәламләде һәм тәбрикләде.
Чара турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев