Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Мәчет тарихында - гасырлар балкышы» дип исемләнгән чара узачак

Иртәгә, ягьни 17 февраль көнне Теләченең «Ихлас» мәчетендә «Мәчет тарихында - гасырлар балкышы» дип исемләнгән чара узачак.

Программада:

1. “Мәчетләр – Аллаһ Тәгаләнең җир өстендә булган йортлары”. Татарстан Республикасының Төньяк төбәге казые, Теләче районы имам мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев чыгышы.

2. Теләче районында беренчеләрдән булып бастырылган “Шамил мәчете” китабы белән таныштыру. Югары Кибәхуҗа авылы имам – хатыйбы Равил хәзрәт Ибраһимов чыгышы

3. Авыл мәчетләренең тарихын яктыртуны, киләчәктә китап итеп бастырып чыгару өчен мәгълүмат туплауны максат иткән “Мәчет тарихында гасырлар балкышы” бәйгесенә йомгак ясау.
(“Теләчеинформ” мәгълүмат үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Теләче мөхтәсибәте чыгышлары, бүләкләүләр)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев