Мәктәп чорын, рәхәт вакытларны кайта - кайта искә аласың...
Минҗиһан.Теләче.
Җиз кыңгырау чыңы гомер буе
Озатып бара адәм баласын.
Мәктәп чорын, рәхәт вакытларны
Кайта - кайта искә аласың...
Әлифбаның һәрбер бите якын
Укыганбыз аны иҗекләп.
Укырга да, матур язарга да
Өйрәткәннәр безне бөртекләп.
Канатланып кайта торган идек
Йолдызларга, дүртле, бишлегә.
И борчыла идек сирәк кенә,
Ялгыш кына алган өчлегә.
Сабакташлар шундый якын икән
Онтылмыйлар еллар үтсә дә.
Калганбыз без тыйнак кызлар булып,
Гомер көзләренә җитсәк тә.
Безгә белем биргән остазларны
Гомер буе искә алабыз...
Яхшы тәрбиянең кадерләрен
Вакыт үткәч кенә аңлыйбыз.
Укытучы, синең хезмәтеңнең
Авырлыгын һәркем беләме?
Син укытып, яхшы кеше булган
Укучылар бирер бәяне.
Хәзер инде үзгәрешләр чоры
Бүтәнчәрәк белем алалар.
Тик бер теләк - чыксын мәктәпләрдән
Тәрбияле булган балалар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев