Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мамадыш районында пляж волейболы буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды

4-6 июль көннәрендә Мамадыш районының Соколка авылында пляж волейболы буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.

16 егетләр командасы, 19 кызлар командасы катнашкан әлеге ярышларда тренерлар Шәяхмәтов Ш.А. һәм Гәбделхәев Р.Х. җитәкчелегендә безнең егет-кызларыбыз да уңышлы чыгыш ясап кайтты. Алар: Имамиев Әмир, Губаев Кәрим, Габдуллина Айзидә, Галиева Айзадә, Салихов Раиль, Бәдриев Ислам, Ибраһимова Назгөл, Нигъмәтҗанова Нәргизә. Уен нәтиҗәләре буенча Шәтке урта мәктәбе кызлары (Габдуллина Айзидә, Галиева Айзадә) 4 урынга, Теләче урта мәктәбе егетләре (Имамиев Әмир, Губаев Кәрим) 4 урынга лаек булдылар. Яшь спортсменнарны тәбриклибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев