Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Матур үсешләре бар

Районның икътисади үсеше электән авыл хуҗалыгында эшләрнең уңышлы баруына бәйле. Бу көннәрдә без “Чулпан” хуҗалыгында булып, аларның эшчәнлеге белән таныштык.

Бүгенге көндә әлеге хуҗалыкның матур үсешләре бар. Агрофирма директоры Мәрданов Рузәл Әбелкарам улы хуҗалык эшчәнлеге турында сөйләде.

Алар үзләре бүленеп чыгып, аерым агрофирма булып яши башлаган. Хуҗалыкта барлыгы 37 кеше эшли. Узган  елда хуҗалык эшчәннәре алларына куелган бурычны намус белән үтәп чыкканнар. Хуҗалыкның гомум чәчү мәйданы 2435 гектар тәшкил итә. Бөртекле культуралар 1246  гектар мәйданда чәчелгән. Азык белән тәэмин итү өчен 537  гектар мәйданда күпьеллык һәм берьеллык үләннәр бар. 2424  центнер иген җыелып алынган.

Амбар хуҗасы (бер үк вакытта завсклад та) Тәлгать Хаҗиевның тырыш һәм пөхтә кеше икәнлеге әллә каян күренеп тора – бөтен җирдә чисталык хөкем сөрә.

 

  • Хуҗалык – катнаш авыл хуҗалыгы, без үсемлекчелек, сөт һәм ит терлекчелеге белән шөгыльләнәбез,  - диде хуҗалык җитәкчесе. Бүгенге көндә бик күп төзү һәм төзекләндерү эшләре дә алып барыла икән. Техник база ныгытылган. Бу эш сыйфатына турыдан-туры йогынты ясый торган фактор. - Терлекчелектә дә ирешкән уңышлар бар. Хуҗалыкта барлыгы 924  баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шулардан 266 баш сыерлар. Мондый уңышларга ирешүдә терлекчеләрнең фидакарь хезмәте тора. Аларның мул продукция бирүе, бәләкәйдән үк чирләтмичә, дөрес тәрбия бирүгә бәйле. Бездә бу эшне  җаваплы, үз эшләренең остасы булган хезмәтчәннәр башкара, - диде ул. Без килгәндә Рәйлә апа Мөбәрәкҗанова мәш килеп капчыклар белән маташа  иде. 16 яшьтән фермада хезмәт куя икән.Ирләр генә күтәрергә  тиеш булган капчыкларны күтәреп, бушатып, көн саен иртәдән-кичкә кадәр бозаулар ашата. 206 баш бозау аның өстендә.

Әлбәттә хуҗалыкның уңышында иң беренче чиратта анда эшләүче хезмәткәрләр һәм инде аның җитәкчесенең хезмәте тора. Икмәк бөтен нәрсәгә дә баш, икмәк булса, җыр да булыр, ди халык мәкале. Бик дөрес әйтелгән сүзләр. Бу  сүзләрне дөрес аңлап кына  зур уңышларга ирешеп буладыр, минемчә.

 

Зөлфия Ибраһимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев