Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Матурлык бәйгесе дәвам итә

Предприятие, оешма, учреждение, күп фатирлы һәм шәхси йортлар территорияләрен төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча бәйгебез дәвам итә.

Бәйгене Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты һәм «Теләчеинформ» мәгълүмат үзәге оештыра. 

Әлеге бәйгедә түбәндәге номинацияләр буенча катнаша аласыз:

- «Төзекләндерү буенча иң яхшы авыл җирлеге " - (1, 2, 3 урын);

- «Иң матур ишегалды " (1, 2, 3 урын);

- "Төзекләндерү буенча иң яхшы предприятие (учреждение, оешма)" (1, 2, 3 урын).

Бәяләү критерийлары: территорияне бизәүдә иҗади инициатива күрсәтү; ял итү урыннары (беседкалар, эскәмияләр) булу; матур итеп бизәлгән клумбалар, газоннар булу һәм аларны карап тоту; территорияне җыештыру, ремонтлау, төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча уртак эштә авыл халкының да катнашуы.

Смотр-конкурс ике этапта үткәрелә: бәйгедә катнашу өчен гаризалар 2022 елның 10 августына кадәр кабул ителә; 2 этап-урыннарга чыгып нәтиҗәләр ясау – 2022 елның 29 августына кадәр. Катнашу өчен гаризалар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Теләче авылы, Болынлык урамы, 6 а йорт, e-mail: tulinf@rambler.ru («Теләчеинформ» ).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев