Мавыктыргыч кичә (район бәйгесе кысаларында)
Быел халкыбызның бөек шагыйрьләре Габдулла Тукай һәм Муса Җәлилнең юбилей еллары. Шул уңайдан, бөтен татар дөньясында бу ике күренекле әдипне искә алу чаралары үтә.
Мин бу язмамда авылыбызның җирле китапханәсендә узган шундый күңелле чараларның берсе - “Тукай белән, Җәлил белән, бөеклеген раслыйк татарның!” дип исемләнгән әдәби кичә турында сөйлисем килә. Мәдәният йортында урнашкан бу китапханәгә без, китап сөючеләр, бик яратып һәм теләп йөрибез.
Ул көнне дә интеллектуаль уен формасында узачак бәйрәм кичәсенә без бик шатланып килдек. Уен узачак китапханә бүлмәсе һәр ике шагыйрьнең әсәрләре, алар турында әйтелгән канатлы сүзләр белән бизәлгән иде. Әдәби кичә башланганчы без әнә шул күргәзмәгә куелган истәлекләр белән таныштык, матур рәсемле китаплар, шагыйрьләргә багышлап чыгарылган альбомнар карадык.
- Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил - 20 нче гасырның дөнья күләмендә танылган иң күренекле зур шагыйрьләре. Алар икесе дә халык күңеленең көзгесе булып тарихта кала бара. Халкыбыз бүген дә Тукай һәм Җәлил традицияләрен дәвам итүче әдипләре белән мактауга лаек. Бүгенге уен- тамашада катнашучы укучылар сез дә алар юлын дәвам иттерүчеләр, ягъни Тукай һәм Җәлил оныклары! – дип башлады әдәби кичәне китапханәчебез Миләүшә апа.
Уен “Җәлилчеләр” һәм “Тукай оныклары” дип исемләнгән ике команда арасында барды. Аның интеллектуаль этабы язучыларның тормышы һәм иҗатына бәйле сорауларны үз эченә алган иде. Без барлык сорауларга да узыша –узыша җавап бирдек, шагыйрьләребез, аларның иҗатын яхшы белүебезгә бик шатландык.
Шигырьләрне яттан сәнгатьле сөйләү буенча да сынатмадык.Шулай да, Гайнетдинова Раилә һәм Җәләлиев Мусага тиңнәр булмады. Ә ромашка таҗларына батырлык сыйфатларын чагылдырган сүзләр язу ярышында җиңүче булып “Җәлилчеләр” командасы танылды. Тукай әкиятләрендәге образларны танып белү буенча оештырылган пазл уенын без бигрәк тә яраттык . Командалар арасында барган бу кызыклы уеныбыз дуслык җиңүе белән тәмамланды.
Әдәби кичәне Миләүшә апа Хабибрахман кызы түбәндәге сүзләр белән йомгаклады:
-Укучылар, сез барыгыз да бүгенге бәйрәмгә зур әзерлек белән килгәнсез. Сезнең кебек әдәбият сөючеләр, китап сөючеләр булганда, Тукай һәм Җәлил иҗаты буыннан буынга күчәр, аларның исеме милләтебез күгендә мәңге сүнмәс йолдыз кебек балкып торыр!
Әнә шулай бик файдалы да, мавыктыргыч та булды ул кичә. Бу күңелле чарада милләтебез кояшы Г.Тукай һәм герой - шагыйребез М.Җәлил турында без тагы да күбрәк белдек, алар узган юлга сокландык, аларның иҗатына һәм шигърияткә мәхәббәтебез артты.
Әйе, һәрчак үзенә чакырып торучы матур, якты һәм бай китапханәбездә узган уен-тамашадан соң без өйләребезгә канатланып, илһамланып кайттык.
Раилә Гайнетдинова, Баландыш төп мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев