Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мәхәббәт - тузмый да, искерми дә

Районыбызда 8 июль көнне - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан бәйрәм тантанасы үткәрү күркәм традициягә әверелде. Ул быел да районның ЗАГС секторы тарафыннан “Хәкимова Ф.Т.” шәхси предприятиесенә караган “Маяк” кафесында зур оешканлык белән үткәрелде. Анда, гадәттә, 50, 55 һәм аннан да озаграк еллар бергә яшәгән парлар чакырыла. Алар арасында Олы Мәтәскә авылында башкаларга үрнәк булып 50 ел бергә гомер кичергән, икесе дә ишле, алтышар балалы гаиләдә туып-үскән Рәкыя белән Илдар Исхаков та бар иде.

Олы Мәтәскәдә генә түгел, районда да озак парлы гомер кичергән үрнәк гаиләләрнең берсе. Ярты гасыр элек кавышып, бүген дә яңа өйләнешкән яшь парлардай бер-берсен кадерләп, хөрмәтләп яшиләр. Нигезе мәхәббәткә, хөрмәт-ышанычка корылган, биргән вәгъдәләренә тугры калган гаиләнең генә гомере шулай озын була торгандыр. Әлбәттә, алар яши башлаган елларда тормышлар җиңеләйгән, Бөек Ватан сугышы һәм аннан соңгы авыр, михнәтле еллар инде күптән онытылган була. Ләкин һәр чорның үз михнәте, рәхәте дигәндәй, урманга терәлеп утырган авылда ул буын кешеләренә дә шактый “лаеш шулпасы” эчәргә туры килә әле. Тормыш авырлыгыннан яшь вакытта бер-береңә биргән вәгъдәләр дә онытылырга мөмкин. Рәкыя апа белән Илдар абый очрагында иң кыйммәтлесе - яшьлектәге мәхәббәт еллар дәвамында тагын да ныгып, аларны бүгенге бәхетле картлыкка алып килгән.

Алар хакында тулырак «Теләче» район газетасының 11 сентябрь саныннан укый аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев