Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Минем Герой - минем Гаилә» флешмобында Теләче авылыннан Вәлиәхмәтовлар гаиләсе катнаша

Минем, әтиемнең бабасы, Гилмулла бабам 1923 елның 1 декабрендә Саба районы Казаклар авылында дөньяга килгән. Бабама унтугыз яшь тулгач аны армиягә алалар, шуннан аны туры сугышка җибәрәләр.

 Ул сугышта Белорусия якларында була, Ленинград блокадасында катнаша. Гилмулла бабаем ике тапкыр яраланып госпительгә эләгә. Икенче тапкыр ярасы каты була, нәтиҗәдә ул бер аягын югалта.

Бабам күрсәткән батырлыклары өчен бик күп орденнар һәм медаль ләр белән бүләкләнгән.”Ленинград блокадасында катнашкан өчен”, ”Жуков медале”,”Бөек Ватан сугышында Германияне азат иткән өчен” һ.б. .

Бабам сугыштан соң, аягы булмауга карамастан, тик утырмаган, колхозда эшләгән, һәрвакыт алдынгылар рәтендә булган. Авылдашларына йортлар салырга булышкан, оста балта эшчесе булган. Аны авылда бар кеше дә хөрмәт иткән .

Гаилә корып әбием белән биш бала тәрбияләп устергәннәр. Әтиемнең әнисе шуларның берсе. Минем бабам бик  акыллы, мәрхәмәтле, сабыр кеше булган.Ул  сонгы коннәренә хәтле китаплар, гәҗитләр укып,  илдәге яңалыклар белән кызыксынып яшәгән.Мин аның белән бик горурланам. Мин аны бик әз генә хәтерлим. Ул миңа 2 яшь ярым вакытта вафат булды. Әбием сөйләүе буенча, бабам сугышта булган вакытларын соңгы сулышына хәтле хәтерендә саклаган. “Хәзерге тормыш бик матур, шул тормышнын кадерен белегез, сезгә сугышлар курергә язмасын”- дия торган булган. Мин дә барыбызга да матур, тыныч тормыш телим.
Вәлиәхмәтова Зәлия. Теләче урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы.


#МойГеройМояСемья
#МинемГеройМинемГаилә
#Бесмертныйполк
#НаследникиПобеды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев