#МинемГеройМинемГаилә
5 нче сыйныф укучысы Гыйлаҗова Тәнзиләнең бабасы Сибгатов Гыйззәт Сибгатулла улы (20.03.1925 — 12.05.2007) турындагы язмасын тәкъдим итәбез.
Гыйззәт бабам 1941нче елның сентябрендә Бөек Ватан сугышына алына. 99 нчы номерлы запастагы укчы полкта – укчы; 618 нче номерлы миномёт полкында, 1663 нче номерлы артеллерия полкында, 1064 нче номерлы танкларга каршы артеллерия полкында – миномётчы булып хезмәт итә. Курск дугасы, Ржев, Львов шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Илебезгә җиңү килгәч тә Дәү бабам авылыбызга кайтмый әле, ә 1948 нче елның сентябренә кадәр солдат хезмәтен үти. Бабаем бүгенге көндә исән түгел инде .Алар барысы да Туган ил өчен дип көрәштеләр, Туган ил өчен дип яшәделәр. Без аларның батырлыгын онытырга тиеш түгел.
#МойГеройМояСемья
#МинемГеройМинемГаилә
#БессмертныйПолк
#Баландышскаясельскаябиблиотека
#Теләчеинформ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев