Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

#МинемГеройМинемГаилә

Күз яшьләре, кан коюлы рәхимсез сугыштан безне 79 ел аерып тора. Дәһшәтле сугыш! Безгә никадәр кайгы-хәсрәт, югалту, бәхетсезлек китергән.

1941 елның 22 июнендә фашистик Германиянең җинаятьчел һөҗүме белән башланган Бөек Ватан сугышы!.. Дошман халкымның бәхетен урлап, рухын сындырырга, юк итәргә, колга әйләндерергә, тезләндереп, аның өстеннән явызларча хакимлек итәргә теләгәндер. Ләкин ул бер хакыйкатьне аңламаган шул: илебез яшь, көчсез булса да, аның горурланып сөйләрлек, курку белмәс, җиңелмәс батыр уллары, кызлары бар. 

 Бөтен кешелек дөньясы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 79 еллыгын, шатлыклы күз яшьләре белән билгеләп үткән бу көннәрдә мин кадерле дәү бабам (әтиемнең бабасы) Әсгатъ Рәхмәтуллинны хөрмәт белән искә аласым килә. 
 Дәү бабам Әсгатъ 1939 елның ноябрь аенда Совет Армиясенә хезмәткә чакырыла. Ул Омскида, Новосибирскида хезмәт итә. Аннары Красноярск шәһәрендә хәрби училищеда укый, аңарга кече лейтенант званиесе бирелә. 
 Ул хезмәт иткән дивизия Мәскәү өчен аяусыз сугышлар алып бара. Дәү бабабыз шушы канлы бәрелешләр вакытында, 1942 елның 12 нче августында, каты яралана. Агач башына бәйләп калдырылган немец снайпере дәү бабамның уң кулын яралый. Немец снайперларына командирларны юк итү бурычы куелган була. Ә дәү бабам бу бәрелештә кече командир вазыйфасын башкара. Дәвалану өчен аны Уфага госпитальгә озаталар. Ләкин бабам гомерлеккә уң кулын югалта... 
 1943 ел башында ул туган авылы Казакларга кайта һәм аның аннан соңгы тормышы Казаклар мәктәбе белән бәйле. Әсгать бабам Казан дәүләт педагогика институтының физика-математика факультетында читтә торып укый, аны бик яхшы билгеләренә генә тәмамлый. Озак еллар мәктәп директоры булып эшли. Аның җитәкчелендә мәктәптә бердәм, үзара дус, эшчән укытучылар коллективы туплана.
Диана Рәхмәтуллина.

 

#МинемГеройМинемГаилә
#Казакларавылкитапханәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев