Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мөмкинлекләр чикле, тик күңелләр көр

1 – июнь Халыкара балаларны яклау көнендә Теләче гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге зур ял итү чарасы оештырды.

Райондагы шундый 64 баланың 41е бу бәйрәмгә килгән иде. Чара бик зур активлык белән башланып китте, һәм шунысы гаҗәп - уеннарда балалар барысы да, чакыруны көтмичә, үзләре бик актив катнашалар.

Чаралар күп төрле, аларны үзләре дә балаларның иң якын иптәшләре һәм хәтта яшьтәшләре кебек тоткан бүлек хезмәткәрләре Лидия Низамова, Фәния Гәйнетдинова, Ләйсән Хөсәенова, Әдилә Кашапова, бер уенга икенчесен бәйләп, профессиональ шоуменнарга караганда да остарак оештыралар. Мин бер елдан артык шушы коллективның эшчәнлеген күзәтәм, чараларында катнашам. Алар бер генә истәлекле датаны да искә алмый калмыйлар. Бүлек хезмәткәрләренең һәм балаларның телефонда үз группалары бар. Шул группа аша бәйрәмгә хәзерлек 10 көн тирәсе алдан башлана. Барлык балалар да үзләренең килү яки килмәүләрен хәбәр итә. Нинди хәбәр булса да, соңгы җөмлә рәхмәт сүзе белән тәмамлана. Ул көнге бәйрәм социаль яклау бүлегенең территориясендә оештырылды. Территория дә әкият бакчасы кебек бизәлгән, һәркайда чисталык, чәчәкләр, ясалма буа, фонтан, атынгычлар. Балаларга да, килгән әти - әниләргә дә утыру өчен урыннар җитәрлек. Ә шулай да иң матуры балаларның уеннары. Мин балалар белән уздырыла торган чараларда бик күп катнашкан яисә үзем оештырган кеше, ләкин бу көндәге кадәр балаларның йөзендә бәхет, эчкерсез сабыйлыкны, шатлыкны, онытылып китеп бәхет дөньясына кереп киткән самимилекны күргәнем булмады. Аларның күңел чисталыгын үләндәге иртәнге чык тамчысы белән генә чагыштырып була кебек. Чараның ахыры тагын да күңеллерәк бетте, уеннарда җиңеп чыгучыларга призлар тапшырылды, приз биргәндә оештыручыларның һәр баланы бик якын белгәне күренеп тора, алар һәр балага нинди матур сүз әйтәсен алдан ук белеп торалар. Призлардан соң бүләк пакетлар тапшырылды. Шактый саллы пакетларны балалар өчен Теләчедәге билгеле эшмәкәр Хәмит Хәкимов хәзерләгән иде. Балалар уеннарны уздыручыларга зур рәхмәт белдерсәләр, оештыручылар ярдәм күрсәткәннәре өчен район җитәкчеләренә һәм иганәче Хәмит Габделхай улына тирән рәхмәтләрен район газетасы аша җиткерүне үтенделәр. Шушындый тупланган, эшчән, профессиональ коллективка саулыксәламәтлек, эшләрендә иҗади уңышлар телик.

Сәлмән Гыйльмиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев