Могҗизалы кыш!
271
0
Үзенең кар-бураннарын ияртеп, көткән кыш та килеп җитте. Әле кичә генә кара булган җир, ап-ак кар белән капланган. Бөтен дөньяда аклык, сафлык хөкем сөрә.
Өр-яңа җирләрне үзләштергәндәй, беркем дә аяк басмаган яңа яуган карга эз салып баруы − үзе бер могҗиза. Яуган кар өстендә тормышның бар сулышы ярылып ята. Урам буйлап узганда, кемнеңдер өенә эз керүен, кайсыныңдыр урам буйлап узуын күрәсең. Әнә ерак түгел, шаярып уйнашкан эт эзләре, аңа каршы якта − машина үтеп киткән эзлэр ярылып ята. Мондый хозурлык бары кыш көне генә була ала.
Кышның уеннары гына да ни тора бит! Кар йомарлап атышу, җепшек кардан Кар бабай һәм Кар кызы, тагы әллә нинди фигуралар ясау дисеңме − берсе дә калмый. Тимераякларга, чаналарга, чаңгыларга да чират җитә. Болар барысы да кыш көне генә була торган күренешләр. Шуңа күрә без кышны яратабыз.
Боларның һәммәсен дә истә тотып, безнең балалар бакчасында
кыш айлары балаларга уеннар уйнап чыныгып үсәргә яхшы мөмкинлек бирә. Төрле кышкы уеннар балаларның физик һәм акыл сәламәтлеген саклаү, сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш тәрбияләү, спорт яратырга кызыксынучанлыкны, мөстәкыйльлекне тәрбияләү; ихтыяр көче, сабырлык, кыюлык сыйфатлары тәрбияләү; балаларның үзләренә хас сыйфатлар булдыру омтылышын формалаштырүны дәвам итү; күңелебезне матур уйлар, сүзләр белән тәрбияләү, көндәлек тормышта уен вакытында башкаларга карата ягымлы мөгаләмә булдыру максатларын үтәргә ярдәм итә. Балалар бакчасында кондэ, нәниләр төркеменнән кала, барлык төркем балалары белән дә, саф һавада кызыклы кышкы уеннар уйныйбыз.
чөнки кыш көне саф һавада булу, чыныктыру алымы сәламәтләндерунең бер төре булып тора. Кышкы саф һавада баланың организмы ныгый, иммунитеты яхшыра, бактерияләргә каршы торучанлыгы кими. Саф һава, барыннан да элек, организм өчен - кислород, чыныгу өчен - салкын һава, яшәү шатлыгын тою. Саф һавада уйналган уеннарны балалар бик ярата, алар анда һава торышын, табигатьне күзәтә, уеннарда чыныга.
Кыш - елның иң тылсымлы вакыты, ул безнең тормышыбызга буранның салкын сулышын һәм шаян кар бөртекләрен генә түгел, ә чын могҗизаны алып килә. Балалар өчен яңа ел бәйрәме, бу бәйрәмне көтеп алу, аңа әзерләнү, тылсымлы кәеф һәм могҗиза көтү белән тула.
Яңа ел алдыннан балалар Кыш бабай, Кар кызы, кар бабай, чыршыкай белән шөгыльләрдә, уеннарда, көндәлек режимның һәр төрендә таныштылар, кыш турында, татар һәм рус телләрендә шигырьләр, җырлар өйрәнделәр, рәсемнәр ясадылар, ак кәгазь битләреннән кар бөртекләре кистеләр, төрле теләкләр теләп Кыш бабайга хатлар яздылар, табышмаклар чиштеләр, музыка залында, чыршы янында кызыклы уеннар уйнадык. Көтеп алган кышкы тылсымлы бәйрәмебезгә ныклап әзерләндек. Киләчәк яңа елда балаларның теләгән теләкләре чынга ашсын, илләребез тыныч булып, күкләребез аяз булсын, җирдә балаларның шат авазыннан бар җиһан яңгырап торсын!
Урам буйлап атлыйм, сихри тынлык,
Агачларны бәс сарган.
Ап-ак карда эзләр калган.
Быелгы кыш бигрәк якты,
Бу аклыктан күзләр чагыла.
Салкыны да булсын, кар-бураны да,
Булсын әйдә, шуңа кыш бит ул.
Тәгәрәшеп тауда чана, чаңгы
Шуар өчен яуган мамык кар бит ул!
Беренче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Дәүләтшина Раилә Н.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев