Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

#мойгероймоясемья

Мин, Минһаҗева Әдилә Фәнил кызы, Теләче районы Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенен 8 сыйныфында укыйм. Сезне үземнең бабамның әтисе Хуҗин Рәшит Хуҗи улы белән таныштырып китәм.

 Ул 1910 елда Олы Кибәхуҗа авылында туган. 1942 елда 32 яшендә Бөек Ватан сугышына китә. Бабам башта 1066 укчы полкында , 1942 елның сентбреннән 1944 елга кадәр 325 укчы полкында өлкән пулеметчы була. 1945 елның октябенә кадәр 252 нче укчы полкында отделения командиры була. 
    Сугыштагы авыр хезмәте өчен бабам “III дәрәҗә Дан ордены” кавалеры, “За отвагу”, “За победу над Германией” , 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышының юбилей медалләре белән бүләкләнә. Күкрәк тулы орден –медальләрен тагып ул туган авылына 1945 елның октябрь аенда гына кайтып җитә. Сугыштан кайткач “Вахитов” колхозында балта остасы булып хезмәт итә. 1983 елда туган авылында вафат була. 
      Мин карт бабам белән горурланам, ул үзенең туган илен яклап фашист армиясен җиңүгә өлеш керткән. Тиздән бәйрәм – 9 май – Бөек Җиңүнең 79 еллыгы. Һәр ел саен без бу көнне шатланып, моңаеп һәм зур дулкынлану белән бәйрәм итәбез. Бөек Ватан сугышының дәһшәтле еллары ерагая барса да кешеләр күңелендәге җәрәхәтләр, яралар хаман да төзәлми. Шуңа күрә бу бәйрәм – сагышлы да моңсу да. Бервакытта да җирдә сугышлар булмасын иде. Дөньялар имин , күгебез аяз булсын.
#наследникиПобеды
 #МойГеройМояСемья
 #БессмертныйПолк
 #МинемГеройМинемГаилә
 #БессмертныйПолк2024

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев