Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

#мойгероймоясемья

1941 елның 22 июнь таңы туып кына килә иде әле, дип башлый торган булган безнең бабаебыз, Әхтәмҗан Нигмәтҗан улы, үз хәтирәләрен, оныкларына, әтиләребезгә, танышларына сөйләгәндә....Ул елны безнең Әхтәмҗан бабай, 16 яшьлек, яшь үсмер була.

  Сугышның беренче елларында, колхозда бригадир ярдәмчесе булып эшли. Ниһаять 1943 елның 2 февралендә миңа да фронтка китәргә чакыру килде, дип искә ала торган булган бабаебыз. Бер ай чамасы хәрби өйрәнүләр үткәннән соң, безне Брест юнәлешендәге алгы сызыкка озаттылар. Бабайны взвод командиры элемтәчесе итеп беркетелә.
  Снарядлар шартлавы, пулялар яңгыры астында сыгыла- сыгыла күп йөрергә туры килә Әхтәмҗан бабаебызга.
Көнчыгыш Пруссиянең зур шәһәрләреннән берсе булган Эльбингны алуда катнашкан...
 Бу вакытта безне, дип искә ала бабай, снайпер мылтыгыннан атарга өйрәттеләр. Шулай итеп, икенче сугышка мин снайпер буларак кердем. Яхшы элемтәче һәм снайпер буларак "Батырлык өчен" медале белән бүләкләндем. Әмма бу бәрелеш минем өчен соңгысы булды. Каты яраланып, засадада утырган агачтан егылып төшеп,  контузия алганмын. Бик авыр хәлдә, Нигмәтҗан бабабызны санитаркалар табып алган, төрле госпитольләрдә 8 айдан артык дәваланырга туры килә үзенә.
   Илебезнең көнбатыш чикләренә кара тәреле дәһшәтле танклар үрмәләде, болыт төсле ябырылып очкан самолётлар шәһәрләребез өстенә бомба яудыра башлады. Сугыш ялкыны дөрләде.... 
Сугыш безнең күңелләргә тирән яра калдырды дип искә ала торган булган бабаебыз Әхтәмҗан.

Быел, Аллаһ боерса 79нче, тыныч Язларны каршылыйбыз.

Бабайлар көрәшеп безгә
Тынычлык яулап алган.
Ә күпләре кайталмыйча,
Сугыш кырларында калган.

#МойГеройМояСемья
#МинемГеройМинемГаилә
#БессмертныйПолк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев