Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мәрхәмәтлелекнең чиге юк

Җәмгыятебездә мөмкинчелекләре чикле булган кешеләр белән очрашып, аларның хәл-әхвәлен белеп, моң-зарын тыңлап аралашу прокуратура хезмәткәрләре өчен матур традициягә әйләнеп килә.

Быел без шундый гаиләләрдәге нарасыйларга үзебезнең Яңа ел күчтәнәчләре тапшырдык. Сез балаларның ничек сөенгәнен күрсәгез иде! Араларында бер бәләкәчебез, сәламәтлеге чамалы булу сәбәпле, өендә белем ала. Очрашу вакытында әлеге бала безгә күңел түрендә йөрткән хыялын, теләген пышылдап кыяр-кыймыйча гына җиткерде. Бәләкәчебезнең бик тә Президент чыршысында катнашасы килә икән бит. Аның хыялы чынга ашачак, ул чыршы бәйрәменә баручылар арасында хәзер.

Үзәк бистәсендә яшәүче Мария Шаронованы тормышның ачы сынаулары сындырмаган. Искиткеч көчле рухлы, киң күңелле мөләем матур хатын-кыз булып калган. Мариябыз һәр туган таңны сөенеп каршы ала белә.

Шушы көннәрдә ул 35 яшьлеген билгеләп үтә. Марияга, гаиләсенә куанычлы бәрәкәтле көннәр, күңел тынычлыгы, баласының игелеген күреп, тигезлектә исәнсау булып бәхетле гомер кичерүен телибез.

Мөмкинлеге чикле райондашларыбызның һәрберсе дә барыгызны да сөенеп кабул итәр иде. Олы йөрәкле, тормышка чиксез гашыйк кешеләргә бераз гына булса да шатлыклы мизгелләр бүләк итү барыбызның да күңелләренә сөенеч өстәр иде, хөрмәтле райондашлар! Киләчәк тормышларында да игътибарга мохтаҗ булган гаиләләребездә шатлыклы вакыйгалар күп булсын. Янәшәбездә безнең игътибарМәрхәмәтлелекнең чиге юк га мохтаҗ булган райондашларыбызга мәрхәмәтле булыйк. Кемгәдер бер җылы сүз, бәлки безнең киңәшебез дә ярдәм итәр. Кемнеңдер тормышын-яшәешен җиңеләйтү, сәламәтлеген яхшырту, гомерен саклап калу өчен көчебездән килгәнчә матди ярдәм итү дә...

Бәлки, шушы максатларны истә тотып, район күләмендәме, авыл җирлегендәме, оешмалардамы ярдәм кулы сузарга әзерләрнең теләкләрен тормышка ашырып туплар өчен ниндидер мәрхәмәтлелек фондымы, бүтән исемдәгеме, булдырырга кирәктер?!

Хөрмәтле райондашларыбыз! Үзегезнең фикер-тәкъдимнәрне район социаль яклау бүлегенең 21- 3-41 телефонына, “Теләчеинформ” мәгълүмат үзәгенең 2-11-52 телефонына шалтыратып җиткерсәгез иде.

Нурия Сабирҗанова, район прокуроры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев